12.12.2018
Тиздән — Чыршы бәйрәме!

Сөенечләргә бай Яңа ел бәйрәме турындагы уй-хыяллар күңелләрне җилкетә дә башлады инде. Кемгә нинди бүләк әзерләргә, нинди сюрприз ясарга дип баш ватканда, “Әллүки” ярдәмгә килер. Менә шундый чыршыкай бик шәп истәлек булачак.
Яшел төстәге кәгазьдән квадрат кисеп алыгыз. Аны рәсемдәге кебек өчпочмак рәвешендә бөкләп, тар гына тасмалар кисегез. Аннары тасмаларны җилем белән ябыштырып чыгыгыз. Хәзер инде чыршыны үзегез теләгәнчә бизәгез. Уңышлар сезгә, дуслар!

08.12.2018
Ак мизгел

Балачак илендә

Роберт Миңнуллин

Ак мизгел

Яратам мин ап-ак төсне

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап-ак булып

Урамга ак кар яуган.

Көне буе шау-гөр килеп

Шуабыз шул ак таудан.

06.12.2018
Роберт абый — безнең шагыйрь!

Дуслар, сезнең арада күңел кылларын тибрәтерлек, җиңел һәм хисле итеп шигырь сөйли белүчеләр бармы?  Бүздәк районының Әмир мәктәбе укучысы Дарина Ергизова нәкъ шундый. Сәләтле кыз шигырь укыганда, әйтерсең дә тирә якка төсле-төсле күбәләкләр тарала.
7нчы сыйныфта яхшы билгеләргә генә укучы Дарина кечкенәдән шигърияткә гашыйк. Ул бигрәк тә  Роберт Миңнуллин иҗатын ярата. Сәләтле кыз аның шигырьләрен яттан сөйләп, күп кенә бәйгеләрдә, хәтта ике ел рәттән республика күләмендә үткән “Тукай моңнары” конкурсы җиңүчесе булган.
—    Безнең өйдә шагыйрьнең китаплары бик күп. Алар күп укудан чуарланып, теткәләнеп беткән. Чөнки әнием — татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Нинди генә шигырь кирәк булса да, Роберт абыйның китапларына үрелә. Алар минем дә иң яраткан китапларым!— ди Дарина.
Яшь дустыбызның әнисе Ирина Фларит балалар күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыклары салучы талантлы укытучы.  Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы финалисты да ул. Ирина һәм Раил Ергизовларның өч кызлары да саф татар телендә сөйләшә, милли йолаларыбыз, мәдәниятыбыз белән танышып үсә.
— Без гаилә белән Уфадагы мәдәни чараларга, спектакль-концертларга еш киләбез. Бигрәк тә Роберт Миңнуллин катнашкан чараларны көтеп алабыз, — ди Ирина ханым.

06.12.2018
Йөрәктәге яралар

Бер яшь егет бик тиз кызып китүчән булган ди. Андый чакта башкаларны авыр сүз әйтеп рәнҗетергә дә күп сорап тормаган. Бервакыт әтисе улындагы бу начар гадәтне бетерергә теләп, аңа бер уч кадак биргән.
—    Улым, ачуың килгән саен, кемгәдер, нәрсәдер әйтер урынга, менә шушы баганага кадак как, — дигән ул.
Беренче атнаны егет баганага берничә дистә кадак каккан. Икенче атнаны кадак кагулар беркадәр азайган. Яшь кеше шуны аңлаган: кадак кагып интеккәнче, ачуыңны вакытында тыя алу күпкә җиңелерәк.
Беркөнне яшь кеше баганага бер генә тапкыр да кагылмаган. Шунда әтисе:
—    Хәзер инде нәрсәгәдер бик тә ачуың килеп, үзеңне вакытында кулга алган саен баганадан берәр кадакны тартып чыгар.
Бу вакыйгадан соң бик күп вакыт узган. Ә көннәрдән бер көнне баганада бер генә кадак та калмаган, ди. Егет моны әтисенә әйтергә ашыккан. Әти кеше улын багана янына алып килгән дә болай дигән:
—    Күрәсеңме, улым, баганада күпме кадак эзе калган... Уйламыйча әйтелгән  авыр сүзләрдән кешеләрнең йөрәгенә дә шундый җәрәхәтләр салына. Соңыннан син күпме генә гафу үтенсәң дә, ул яралар җуелмый, йөрәктә эзләр кала...

05.12.2018
Уфа укучысы ирланд биюләрен оста башкара!

Континенталь Европаның ирланд биюләре чемпионатында Уфа мәктәбе укучысы   Ульяна Шилова икенче урын яулаган. Бәйге Амстердам шәһәрендә үткән..

Сәләтле кыз   Нидерланд, Германия, Словакия, Гонконг, Дубай, Израиль, Австрия кебек илләрдән килгән унике яшьтәше арасында көч сынашкан. Бу аның Европа дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче тапкыр катнашуы икән. Узган елда Ульяна Польшадагы ярышларда 2нче урын алган булган.

Ульяна 2019 елда Миланда үтәчәк сайлау турына да җитди әзерләнә. 2020 елда үтәчәк чемпионатта дөньяның иң яхшы спортчылары гына катнашачак.  Бүген ул әнә шушы чемпионатта катнашу  хыялы белән яна.

05.12.2018
Җиңүләрне кыю яулый Карина!

Нәни йолдызлар

“Әллүки”нең кунагы — Уфа шәһәренең сәләтле кызы 11 яшьлек Карина Ситдыйкова. Ул башкаланың 157нче мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. Карина әти-әнисенең дә, мәктәпнең дә горурлыгы. Ул гел “бишле” билгеләренә генә укый. Инглиз телен, математиканы ярата. Төрле олимпиадаларда актив катнаша. Шахмат уйнарга да оста. Аның “Караидел елгасы суының сыйфаты” исемле фәнни хезмәте Бөтенрусия һәм район конкурсларында җиңүче булды.
Карина спортта да уңышлар яулый. Гастелло исемендәге спорт клубында 5 ел гимнастика белән шөгыльләнә. Бөтенрусия, республика күләмендә үткән ярышларда ел саен призлы урыннар яулый. Әйтик, узган ел ил күләмендә Казанда уздырылган ярышларда призлы урыннар яулаган. Күпсанлы кубоклар, грамоталарга ия.
    —  Карина кечкенәдән кызыксынучан. Укуга бик җаваплы карый, олыларча фикерли. Аралашучан, белем алуга омтылучан бала. Сеңлесе Элина өчен үрнәк ул! — ди әнисе Альбина Марат кызы.
Яшь дустыбыз киләчәктә халыкара икътисадчы һөнәрен сайламакчы.  Ә без исә тырыш кызның кем генә булса да, уңышларга ирешүенә шикләнмибез дә!

05.12.2018
Кызыл төс янса, юлга чыкмагыз!

Балалар! Юлларда сак булыгыз!

Нефтекама шәһәрендә  юл фаҗигасендә үсмер кызның гомере өзелгән. Аны бәрдергән "Chevrolet Lacetti" автомобиленең руле артында  31 яшьлек ир булган.

Водитель әйтүенчә, кыз юлга  светофорда кызыл ут янгач йөгереп чыккан. Билгеле булуынча, ул бию түгәрәгеннән кайтып барган булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган үсмер дәваханәдә җан биргән.

Барлык мәкаләләр

Фотогалерея

Акция "Я горжусь тобой, Башкортостан!"
Как Вы считаете?





  

СОРАШТЫРУЛАР АРХИВЫ